Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшьләргә «Йолдыз» республика медиаказанышлар премиясен бирделәр
Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә «Йолдыз» республика медиаказанышлар премиясен тапшыру тантанасы булды. Җиңүчеләр акыллы колонкаларга, заманча фотоаппаратларга һәм дәрәҗәле видеостудиядә стажировка үтү мөмкинлегенә ия булды. Премиягә яшь медиабелгечләр, фотографлар, видеографлар, дизайнерлар, студентлар медиасы, республиканың югары һәм һөнәри уку йортларының матбугат хезмәте җитәкчеләре дәгъва итте. Чара барышында яшьләрне «Йолдыз»ның башкарма директоры Регина Шаһиева сәламләде.
«Әлеге премиягә дәгъва итүегез һәм катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәтләремне белдерәсем килә. Икенче ел без ниндидер җылы һәм яхшы кисәкчек булдырырга тырышабыз. Медиатармак вәкилләре гадәттә сәхнә һәм кадр артында кала, ә бу премия кысаларында аларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирелә, кызлар-егетләр үзләренең сәләтләрен яңадан-яңа форматларда ача. Шәхсән үзем, мондый шәп премия булуына бик шатмын», – дип белдерде ул.

Шулай ук Шаһиева медиа өлкәсендәге яшьләрнең заманча контент булдыруга керткән өлешләрен билгеләп үтте.
Алга таба «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе, «Россия яшьләр берлеге» Татарстандагы оешмасы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Багъманов сүз алды.
«Бәйрәм белән котлыйм! Бу премия – медиатармак эшчеләре хезмәтенең никадәр мөһим булуын янә бер мәртәбә дәлилли. Медиа өлкәсендә эшләүчеләр ял, төн һәм бәйрәм дип тормый армый-талмый хезмәт куя. Әлеге Яңа ел алды чорында да алар контент булдырыр өчен тырышалар. Оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга зурдан-зур казанышлар телим. Әлеге премиянең җиңүчесе түгел, лауреаты яки финалисты гына булсагыз да кәефегезне төшермәгез. Сез барыгыз да мактау сүзләренә лаек», – дип сөйләде ул.
- Быел оештыручылар 251 гариза кабул иткән. 11 номинация арасында иң күп санда гаризалар «Ел фотографы»ына килгән. Икенче этапка 55 студент (индивидуаль номинацияләр) һәм 24 коллектив үткән. Катнашучыларның яше – 15 яшьтән 25 яшькә кадәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз