Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшьләр торак конкурсында җиңүче 49 кеше ташламалы шартларда фатир алачак
Татарстанда яшьләр торак конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Конкурста җиңүчеләр ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак сатып ала алачак.
Заявка кампаниясе 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм берничә этапта узачак, шуларның берсе – сылтама буенча анкетаны тутыру, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте. Гаризаны рәсмиләштерүгә карата таләпләрнең тулы исемлеге белән конкурс турындагы нигезләмәдә танышырга мөмкин.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстанда яшәүче һәм эшләүче яшьләр катнаша ала. Яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә казанышлар булу мәҗбүри шарт булып тора.
Гаризалар башкарма комитетларның, ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларның яшь хезмәткәрләре, студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары, яшь галимнәр һәм укытучылар, шулай ук сәнәгать предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләүче җаваплы хезмәткәрләрдән кабул ителә.
Конкурс жюрие 49 җиңүчене билгеләячәк. Алар ташламалы шартларда торак сатып ала алачак: ипотека буенча ставка 7% тәшкил итәчәк, срогы – 28,5 ел, беренчел кертем – 10%.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз