Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшьләр министры Зәйдә психологик-педагогик ярдәм үзәге төзелешен карады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Зәйгә эшлекле визит белән ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде. Аны район башлыгы Разиф Кәримов һәм башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев озатып йөрде, дип яза «Зәй офыклары» газетасы.
Министр Зәйдә төзелеп килә торган психологик-педагогик ярдәм үзәген карады. Республикада әле мондый форматтагы үзәк яңа булу сәбәпле Ринат Наилевич биредәге төзекләндерү эшләре барышын гына түгел, анда алып барылачак эшчәнлек белән дә җентекле танышты. Үз киңәшләрен бирде.
Район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева белдерүенчә, заманча үзәк ел азагында ачылачак һәм киләсе елдан тулы куәттә эшли башлаячак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз