Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшьләр көнендә Мөслимдә Казанның «Мототатарин» байкерлар клубы әгъзалары катнашты
Яшьләр көнендә Мөслимгә мотоцикл сөючеләр - Казан шәһәренең «Мототатарин» байкерлар клубы әгъзалары кунакка килде. Алар «Мөслим йөрәге» скверында яшьләр белән аралашты, сораулар биргән мөслимлеләргә бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында хәбәр ителә.
Алар белән очрашуга яшьләр генә түгел, өлкән буын вәкилләре дә ашкынып килгән. Яшьлек дәрте, романтика, җитезлек, хәрәкәт, көч һәм энергия төшенчәләре белән бәйле әлеге вакыйга өлкәннәребезне яшь чакларына кайтарды.
Клуб әгъзалары Мөслим белән танышты, китапханәдә, Җәмигъ мәчетендә булдылар, агачлар утырттылар.
Байкерлар «Кояшлы Ык»та булачак кичке чарада да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз