Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшьләр көнендә Казансуда кече үлчәмле суднолар хәрәкәтен чикләячәкләр
Яшьләр көнендә, 27 июньдә, Казансу елгасының 3нче транспорт дамбасыннан Киров дамбасына кадәр участогында кече үлчәмле суднолар хәрәкәтен чикләячәкләр. ТР Министрлар Кабинеты карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Кече үлчәмле көймәләр хәрәкәтен тыю 27 июньнең 10:00 сәгатеннән 24:00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.
Документ текстында аңлатылганча, чикләүләр җилкәнле, ял итү һәм спорт судноларына, гидроцикллар, байдаркалар һәм ишкәкле көймәләргә кагылачак.
Чикләүләр Татарстан башкаласында Бөтенроссия яшьләр көне уңаеннан үткәреләчәк чаралар белән бәйле.
Тыюның үтәлешен тәэмин итү өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы көчләре һәм чаралары җәлеп ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз