Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшьләр эшләре министры «Идел» үзәгенә 5 миллион 100 мең сумлык сертификат тапшырды
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков «Идел» яшьләр үзәгенә министрлык һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан 5 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирү турында әйтте.
Әлеге карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Бу турыда Садыйков 5 декабрьдә Казанның «Мир» кинотеатрында «Идел» яшьләр үзәгенең 25 еллыгына багышланган «Идел: уңыш һәм мөмкинлекләр тарихы» кыска метражлы мотивацион фильмының премьерасы вакытында хәбәр итте.
Сертификатны «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиевага тапшырдылар. Ул яшьләр сәясәте һәм татар теле өлкәсендәге зур проектларны гамәлгә ашыруга билгеләнгән, дип искәртте Ринат Садыйков.
«Рәхмәт сүзләре сүз генә булып калмады, гамәлгә күчте. Бу әле беренче адым гына, ләкин шул ук вакытта зур эш нәтиҗәсе дә. Безне ишеттеләр, ишетәләр һәм аңлыйлар. Киләчәктә дә зур проектларга алынырга, уйларга, тагын да тырышып эшләргә кирәк», – диде яшьләр эшләре министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз