Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшьләр эшләре министры Балтачта балалар лагерында төзелеш эшләре белән танышты
Бүген Балтачка эшлекле сәфәр белән Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде. Министр район территориясендә урнашкан балаларның «Романтик» җәйге ял лагерындагы төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Бүгенге көндә «Романтик» ял лагерының төзекләндерү эшләре алып барыла, йокы корпуслары үзгәртелә. Шулай ук ял итү урыннары яңартыла.
Шушы мәсьәләләр буенча район башлыгы Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм төзелеш оешмасы җитәкчеләре белән сөйләшү, фикерләшү булды.
Алып барыла торган төзелешнең заман таләпләренә туры килә торган булуы һәм киләчәктә балаларның ял итәргә тулы мөмкинчелеге була торган урын итеп үзгәртү турында сүз булды. Тәкьдимнәр кертелде, төзелешне тизләтү кирәклеге дә әйтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз