news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр эшләре министрлыгы Яшьләр көнендә татар музыкасы булмады диючеләргә җавап бирде

Казанда Яшьләр көнендә чыгыш ясаучы хедлайнерларны федераль оештыручылар билгеләгән.

Яшьләр эшләре министрлыгы Яшьләр көнендә татар музыкасы булмады диючеләргә җавап бирде
Михаил Захаров

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы Яшьләр көнендә Казанда татар музыкасы яңгырамады дип ризасызлык белдерүчеләргә җавап бирде.

Yummy music лейблына нигез салучы Ильяс Гафаров, үзенең социаль челтәрләрендә Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы үткәргән Яшьләр көнендә бер генә татар җырчысы да булмады дип ризасызлык белдергән. Ул «төп мәйданда» татар музыкасыннан баш тартып, Niletta, Дава и Иванушки International төркеме чыгышлары өстен куелган дигән фикердә.

Журналист Римма Бикмөхәммәтова да социаль челтәрдә аны хуплаган. «Казанда Иванушки, Дава белән бергә Илгиз Шәйхразиев, «Оммаж», «Гауга» һәм башкаларга җырларга урын табылмаган», – дигән ул.

Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте җавабында язылганча, быел Казан Яшьләр көнен федераль дәрәҗәдә бәйрәм иткән ун шәһәрнең берсе булган. Ун шәһәрдә дә чараның хедлайнерларын федераль оештыручылар билгеләгән.

«Көн дәвамында экстрим-парк мәйданында татар музыкасы да уйнады. Төп сәхнәдә татар контенты белән чыгыш ясаучылар булды: Noor – Алсу Айбушева һәм Эльвина Никифорова – татар телендә үз әсәрләрен башкаручылар, Хәким - мультикультура жанры музыканты», – диелгән җавапта.

Шулай ук мәйданда «Синең өчен Татарстан нәрсә ул» дигән инсталляциянең булуы да ассызыклана. Бу – KARA һәм URBANTATAR проектлары коллаборациясе.Теләгән кеше махсус татарча стикерлар ярдәмендә ул сорауга җавап бирә алган.

Маркетта милли бизәнү әйберләре, Татарстан символлары төшерелгән прәннек, татар чәе һәм башка продукциянең булуы да язылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100