news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр эшләре министрлыгы милли стильдәге туйларга 100 меңгә кадәр грант бирә башлый

Яшьләр эшләре министрлыгы милли стильдәге туйларга 100 меңгә кадәр грант бирә башлый
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстанда җәен яңа грант программасын башлап җибәрергә планлаштыралар. Яшь гаиләләр, кавышу бәйрәмендә милли фольклор элементлары булган очракта, туй үткәрү өчен 100 мең сумга кадәр акча ала алачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.

«Без Татарстан Рәисе [Рөстәм Миңнеханов] белән сметаны раслыйбыз. Бу 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр грант булачак. Мондый чара бер җирдә дә юк. Программаны җәен башлап җибәрергә телибез. Милли костюмнар, фольклор ансамбль чыгышы яки милли стильнең башка вариантлары булырга тиеш», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгы 2024 елга максатларының үтәлеше турында хисап тотты. Шуларның икесе гаиләләргә ярдәм итүгә багышланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100