news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләр эшләре министрлыгы киләсе өч елга экстрим-спортны үстерү программасын әзерли

Яшьләр эшләре министрлыгы киләсе өч елга экстрим-спортны үстерү программасын әзерли
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы республика җитәкчелегенә киләсе өч елга экстрим-спортны үстерү программасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ведомство җитәкчесе Азат Кадыйров сөйләде.

«Республикада өч елда җиде шәһәр бу юнәлештә үсә башлады. Хәзер без өч елга программаның яңа проектын формалаштырдык. Анда шәһәрләр санын һәм экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен җиһазларны арттырылган», – дип хәбәр итте министр «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Яңа проект якын арада төбәк җитәкчелегенә тәкъдим ителәчәк. Өч еллык программаның төп нәтиҗәсе буларак Кадыйров географияне киңәйтүне һәм сан күрсәткечләрен арттыруны атады.

«Без аны якын арада республика җитәкчелегенә тәкъдим итәчәкбез. Җитәкчелек ярдәм күрсәтер, дип ышанабыз. Бу республикага экстремаль спортка тагын да күбрәк балаларны һәм яшүсмерләрне җәлеп итәргә ярдәм итәчәк», – дип өстәде Кадыйров.

news_right_1
news_right_2
news_bot