Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшьләр Еникине онытмасын: Казанда беренче тапкыр «Еники укулары» конференциясе узды
«Адымнар» мәктәбендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә беренче тапкыр «Еники укулары» конференциясе узды.
Казанның «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә беренче тапкыр «Еники укулары» шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциясе оештырылды.
Чарада катнашучыларны онлайн рәвештә Әмирхан Еникинең кызы Флера Карташева сәламләде. Видеомөрәҗәгатендә ул яшь буынга әдип әсәрләренә игътибары өчен рәхмәтен белдерде. «Яшь буын Еники әсәрләрен укысын, онытмасын иде. Сезгә эшегездә уңышлар телим», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият белгече Гөлфия Гайнуллина билгеләп үткәнчә, конференциягә 12 эш кабул ителгән. «Бу – бик тыйнак, җыйнак сан. Ләкин ничек кенә булмасын, ул укучылар һәм укытучылар кызыксыналар, мең конференция арасында әлеге конференциягә әһәмият бирәләр дигән сүз», – дип белдерде галимә.
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Казан Мәгариф идарәсе методисты Раиф Зиннәтуллин чара киләчәктә төбәкара дәрәҗәдә үткәрелер дигән өметен белдерде. Үз чиратында, «Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов уку йорты диварларында Әмирхан Еники иҗатына һәм тормыш юлына багышланган зур ачык интерактив экспозиция булдыру планнары белән уртаклашты. Хәзерге вакытта музейның концепциясе төзелә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Секция утырышы алдыннан Гөлфия Гайнуллина укучыларны әдипнең тормыш юлы белән таныштырды. Ул Әмирхан Еникинең 1909 елның 2 мартында Уфа губернасы (хәзерге Башкортстанның Благовар районы – иск. «Татар-информ») Яңа Каргалы авылында тууын һәм XX йөзнең икенче яртысында «морзалар нәселеннән» дип рәсми танылган бердәнбер язучы булуын билгеләде. Гаиләдә унынчы бала булып туган Әмирханны һәм энесен әти-әнисе күз карасыдай саклап үстерә, чөнки аңа кадәрге балалары яшьли үлә торган була.
1925 елда Казанга рәссам-һәйкалтараш булырга теләп килгән яшь Еники «сәүдәгәр малае» дигән тамга аркасында куыла. 2 ел рабфакта белем ала, ләкин шул ук сәбәп аркасында аннан да китәргә мәҗбүр була. Аның әдәби юлы 1927 елда басылган беренче хикәясеннән башлана. 1941 елда ул Бөек Ватан сугышына китә, төньяк-көнбатыш фронтта резервта хезмәт итә башлый.
Бу хакта ул үз истәлекләрендә түбәндәгечә яза: «Безнең өстә кием дә юк, гражданский киемнәрдән йөрибез. Августның салкын кичләре. Бер төнне машина белән кием-шинельләр китереп бушаттылар. Тартыша-тартыша үзебезгә кием сайлый башладык: кайсы озын, кайсы кыска. Ниһаять, мин дә үземә ярагандай шинель алдым. Икенче көнне яктыда карасам, бу шинельның алгы чабулары кан икән. Шул шинельны байтак киеп йөрдем әле мин, күрәсең, үлгән кешенең киеме булган инде ул».
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
3 ел ярым ул фронтта йөри, нәкъ шул вакытта сугыш турындагы хикәяләре белән таныла башлый. Әмирхан Еники совет чоры әдәбиятына психологизм һәм символлаштыру алымнарын кайтарган әдип буларак билгеле.
80 яшьлек вакытында аңа Татарстанның халык язучысы исеме бирелә. Бу югары исемгә ул бик тыйнак карый. «Бу исем вакыт хөкеменә караганда иртәрәк булды, шикелле. «Халык язучысы» дигән исемне тап төшермичә йөртү, бигрәк тә аклавы җиңел булмаячак. Үткәндәге эшләр белән генә түгел, яңа эшләр белән дә акларга кирәк булачак», –дип әйтә ул.
Язучының мирасы бүген дә актуальлеген югалтмый. Аның әсәрләре рус, инглиз, төрек телләренә тәрҗемә ителгән. Соңгы елларда Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариев һәм Әлмәт театрларында спектакльләр куелды. Кинематограф өлкәсендә Әхтәм Зариповның «Хәтәр һәм хәтер» (2001) һәм Ирек Хафизов белән Әмир Галиәскәровның «823нче километр» (2024) фильмнары дөнья күрде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бүгенге көндә язучы Светлана Мөхәммәдиева әдип турындагы документаль роман өстендә эшли.
«Озын һәм бәрәкәтле тормыш кичергән шәхеснең биографиясен өйрәнү ул бик зур җаваплылык. Булачак романның беренче өлешләре «Чулман» исемле җыентыкта басылып та чыкты. Бу роман әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында, һәм ул башлыча авторның «Соңгы китап» автобиографик романына нигезләнеп эшләнелә. Әлеге эшебезне Татарстанның Мәдәният министрлыгы да югары бәяләде һәм 2023 елда Шәриф Камал премиясе бирелде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз