news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Яшьлек” скверын яңа һәйкәл бизәячәк

Татарстанда студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәтенә багышланган стела яки һәйкәлнең иң яхшы эскиз, макетына республика бәйгесе игълан ителде.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстан архитекторлары, рәссамнары һәм дизайнерлары арасында студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәтенә багышланган стела яки һәйкәлнең иң яхшы эскиз, макетына республика бәйгесе игълан ителде. Бу хакта “Татар-информ”га Республика студент хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Монумент 2018 елда Казанның “Яшьләр үзәге” тукталышы янындагы  “Яшьлек” скверын бизәячәк. Стела фонтан янәшәсендә урнаштырылачак.
Әлегә корылма чыгымнары күләме һәм финанслау чыганаклары билгеләнмәгән. Проект авторлары булып республикада яшәүчеләр катнаша алуы билгеле.
Бәйгедә авторлар коллективлары, профессиональ рәссамнар, архитекторлар, дизайнерлар, шулай ук югары уку йорты студентлары һәм аспирантлары катнаша ала.

Иң яхшы проект авторлары 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. Шулай ук ике өстәмә призлы урын билгеләнергә мөмкин, аларга 50шәр мең сум премия каралачак. Бәйгене Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыклары һәм Республика студент хезмәт отрядлары үзәге оештыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100