news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яшьлек» комплексы өлешчеләренә октябрьдә фатир ачкычы бирергә җыеналар

Питрәч районының Көек авылында дүрт йорт алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча Татарстан «юл картасы» на кертелгән.

«Яшьлек» комплексы өлешчеләренә октябрьдә фатир ачкычы бирергә җыеналар
Владимир Васильев

(Көек, 2 август, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстанда Питрәч районының Көек авылында «Яшьлек» торак комплексы төзелеш эшләрен тәмамлауга рөхсәт алды. Хәзерге вакытта объектта эшләр бара, торак комплекстагы дүрт йорт октябрьдә тапшырылачак.

«Бүген, «Бриз» яңа төзелеш компаниясе җитәкчесе биредә дүрт йорт октябрь ахырына файдалануга тапшырылачак, дип ышандырды. Бу вакытка юл челтәрләре, су һәм газ үткәрү мәсьәләләре хәл ителәчәк. Электр утын үткәрәчәкләр», - дип сөйләде халык белән очрашуда Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев.

Хәзерге вакытта «Яшьлек» торак комплексында төзелеп бетмәгән алты объект исәпләнә, алар алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча Татарстан «юл картасы» на кертелгән. Объектларда төзү-монтаж эшләре башланды.

«Бүгенгә әлеге йортлар территориясендә түбә эшләре, йортларны газлаштыру буенча әзерлек бара һәм якындагы территорияне төзекләндерү эшләре башлана», — дип хәбәр итте «Бриз» директоры Андрей Беляков. Төзелеш эшләрен быел октябрьдә тәмамлау планлаштырыла, нәкъ менә шул вакытта йөздән артык гаилә үз фатирларыннан ачкыч ала алачак, диде ул.

«Бүген безгә барлык йортларны ике ай эчендә тапшырачаклар дип вәгъдә иттеләр, акча бүлеп бирелгән. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән барлык төзелеш эшләрен тәмамлап, фатир ачкычларын тапшырырлар дип өметләнәбез», - диде өлешләп төзү программасында катнашучы Наталья Смольникова.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 27 фатирга исәпләнгән дүрт торак йорт уртача 84 процент төзелеп беткән. Бу эшне Татарстан Хөкүмәте һәм намуссыз төзүчеләр гамәленнән зыян күргән затларга ярдәм итү буенча Республика фонды контрольгә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100