Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшьләрнеке яшьләрчә, олыларныкы сыйфатлырак - "Ватаным Татарстан" газетасы
Аш-су әзерләүче бер танышым узган ел эшмәкәргә әйләнеп китте: туганнары белән бергә кафе ачты. Күрешкән саен, кафесына эшкә чакыра.
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Фәния Арсланова). Аш-су әзерләүче бер танышым узган ел эшмәкәргә әйләнеп китте: туганнары белән бергә кафе ачты. Күрешкән саен, әллә уйнап, әллә чынлап, кафесына эшкә чакыра. Аш кына пешереп торырсың, башка берни кушмабыз, ди. Махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаган яшьләр дә күп бит, дим. Алар пицца, торт, шуның ише кабымлыклар әзерләүгә оста булса да, гап-гади шулпадан, тәмле итеп, аш пешерә белми икән.
Урнашып, бер-ике көн үтүгә, пешерү миңа ошамый, башка һөнәр сайларга кирәк, дип китеп баручылар да булган. Яшьләрнеке яшьләрчә инде, олылар басынкырак шул... Соңгы елларда пенсия яшендәгеләрне эшкә алырга теләк белдерүче оешмалар арткан. Хәзер пенсионерлар да өйдә утырмау ягында. Беренчедән – өстәмә керем, икенчедән – хәрәкәт һәм аралашу. Ә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 мең 693 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Узган ел әлеге үзәкләргә, эш табарга теләп, 68 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән һәм 45 меңнән артыгы урнаша алган. Былтыр халыкка 2016 елга караганда күбрәк хезмәт урыннары тәкъдим итә алганнар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре 1991 елның апрель аенда барлыкка килә. Шул елны эшсезләр армиясеннән котылу җәһәтеннән “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында”гы закон кабул ителә. Замана белән бергә бу үзәкләрнең дә роле үзгәрә. Шушы көннәрдә булып узган коллегия утырышында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бу хакта искә төшерде. Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре үзләренә килгән кешеләргә эш эзләүдән тыш, шул җирлектә яшәгән физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең һәркайсы белән танышырга, аларның нинди һөнәргә сәләтле булуыннан чыгып, эш урыны тәкъдим итәргә тиеш. “Һөнәри уку йортларында белем алучыларның да, укуны тәмамлап, кая барырга белмичә, мәшгульлек үзәгендәге биржада исәпкә басып, социаль пособие ала башлаганын көтеп тормагыз, – диде министр. – Кулларында диплом булганчы, төрле оешмалардагы эш урыннары белән таныштыра торыгыз!”
Бүген мәшгульлек үзәкләренә эш сорап килүчеләр башка булган кебек, хезмәт базарындагы вакансияләр дә үзгәрә. Кайбер һөнәрләр актуальлеген югалта. Ә мәшгульлек үзәкләре 3 мең ярымнан артык оешма белән хезмәттәшлек итә. Узган ел гына да 221 мең 600 вакансия барлыгын хәбәр иткәннәр. Гомумән 38 меңнән артык вакантлы урын буш. Дөрес, тәкъдим ителгән эш белән кешенең ихтыяҗы туры килмәскә мөмкин. Монда сайлану турында гына сүз бармый, кеше бер һөнәр буенча укыган, аның буенча эшкә урнашу мөмкинлеге юк, ди. Мәшгульлек үзәкләре хезмәт базарында эшчеләргә, хезмәткәрләргә сорау булган бүтән һөнәр үзләштерергә ярдәм итә. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру өчен дәүләт квоталар бүлеп бирә.
– Үзәкләрдә инвалидларны эшкә урнаштыру белән аерым хезмәткәрләр шөгыльләнә. Аларга мөмкинлекләре, теләкләре, белемнәреннән чыгып, эш сайларга булышалар, – ди Казандагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Марат Хәйруллин. – Инвалид теләсә кайсы эшкә бара алмый. Пенсионерлар арасында да, эшләр идем, дип килүчеләр артты. Программалар бар, рәхәтләнеп булышабыз. Декрет ялында утыручыларны да курсларда укытабыз.
Марат Муллахан улы эш тәртибен җентекләп аңлатып та бирде. Әйтик, хисапчы өч ел декрет ялында утырганда байтак кына законнар үзгәрә, яңа программалар барлыкка килә. Элегрәк пенсионерларны компьютер курсларында укыту канәгатьләндерсә, бүген инде ул гына җитми, чөнки өйдә утырасылары килми. “ЭВМ операторы, газ белән эретеп ябыштыручы, аш-су остасы, кондитер белгечлеген үзләштерүче өлкәннәр байтак, – ди Марат Хәйруллин. – Аларның теләге зур, яшьләр баш тарткан эшләрдән дә куркып тормыйлар”. Эш бирүче оешма җитәкчеләре дә, сайлау мөмкинлеге булганда, өлкәннәргә туктала икән. Алар моны, эшне сыйфатлырак башкаралар һәм вазифаларына да җаваплырак карыйлар, дип аңлаталар. Узган ел аш-су осталары әзерләү курсларында укучыларның барысы да кафе-рестораннарга эшкә урнашып беткән. Шәһәрдә генә түгел, район үзәкләрендә дә пекарнялар, кондитер эшләнмәләре, кулинария һәм ризык әзерләүче башка урыннар күп ачыла. Аларда эшләргә кеше җитми. Пенсионерларны сак хезмәтенә дә укыталар. Кемерово фаҗигасеннән соң таләпләр тагын да арткан. Кыскасы, эшлим дигән кешегә эш җитәрлек. Казанда гына да – 16 мең вакансия. Аның 60-70 проценты – эшче урыны. Төзүчеләр, автобус йөртүчеләр, аш-су осталары, медицина хезмәткәрләре даими кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз