news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләрнең җырлары бөтенләй башка: татар сүзле рус җырлары - Азат Вахитов

"Туган тел" телеканалы директоры Башкортстан җырчыларында милли үзенчәлек күбрәк сакланган, дип саный.

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Башкортстан җырчылары кызыклы һәм аларның җырлары да "татарчарак". Уфадагы "Туган тел" каналы директоры Азат Вахитов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.

"Безнең артистлар да бик кызыклы дип саныйм. Җырлар да күпкә татарчарак дип әйтәсем килә. Бүген яшьләр җырлый торган җырлар бөтенләй башка бит:  татар сүзләре белән рус җырлары. Бездә исә милли үзенчәлек күбрәк сакланган”, - дип белдерде Азат Вахитов.

Мәгълүмат өчен. 3 июль көнне Башкортстанның “Туган тел” телеканалы Уфада татар-башкорт эстрада җырчылары өчен TTstarparty кичәсен уздырды. TTstarparty чыгышы белән Башкортстаннан булган татар-башкорт эстрадасы артистларын бергә туплау максатыннан быел беренче тапкыр үткәрелде. Чарада 100гә якын артист катнашкан.

Фотода (сулдан уңга): Азат Вахитов, Элвин Грей-Радик Юльякшин, Илшат Вәлиев, Инсаф Галимов, Әнвәр Нургалиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100