news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләрне торак белән тәэмин итү алдагы елларда дәүләт сәясәтендә мөһим юнәлеш булачак

Социаль ипотека һәм яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча ярдәмче программа бу максатларга хезмәт итәргә тиеш

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 2009 ел Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтенә 15 ел тулу белән дә истәлекле булды. Дәүләт яшьләр сәясәте Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эшчәнлегендә үзәк урынны алып тора. 2009 ел Россиядә яшьләр елы буларак уздырылды. Министр Марат Бариев шул чорда ирешелгән төп нәтиҗәләр итеп “Россия гражданнарына- үтемле торак” илкүләм проекты кысаларында торак программаларын гамәлгә ашыруны атады. Аның йомгаклары буенча Татарстан узган ел Россиядә икенче урынга чыккан. 2008-2009 елларда республика һәм федераль казанлардан субсидияләр рәвешендә торак өчен 630 млн. сумлык социаль түләүләр бирелгән. Быел бу эшне камилләштерү өчен яшьләр төзелешен үстерү концепциясен әзерләргә кирәк, ди министр. Анда нәтиҗәле финанс схемалары нигезендә яшь гаиләләрне тораклы итү чаралары урын алырга тиеш.

Торак мәсьәләсеннән тыш, кризис шартларында узган 2009 елда яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итү проблемасы актуальләшкән. Студентларның хезмәт отрядларын оештыру, иҗтимагый эшләргә җәлеп итү аша бу проблемага чишелеш эзләнгән. Беренче тапкыр буларак, эшсез студентлар һәм яшьләрдән ел дәвамында эшли торган төзелеш отряды оештырылган. Студент һәм эшсез яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итү буенча Чаллы шәһәре тәҗрибәсе үрнәк санала. Быел аны республиканың барлык төбәгендә кулланырга уйлыйлар. Яшьләр сәясәтендә агымдагы елга бурычлар рәтендә министр Марат Бариев яшьләр инициативаларына, иҗтимагый оешмаларга грантлар һәм проектлар аша ярдәм итүне җәелдерүне атады. Яшь галимнәрнең көчен берләштерү өчен республикада быел беренче тапкыр яшьләр инновацион форумын уздырырга ниятлиләр. Шулай итеп, Татарстанның үз “Селигер”ы булачак. Коллегия эшендә катнашкан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат бу проектны хуплавын белдерде. “Татарстанда инновация-белем бирү форумына әзерлекне бүгеннән үк башларга кирәк”, -дип саный ул. Аның фикеренчә, бу җыенны кызыклы һәм югары дәрәҗәдә уздыру өчен аңа уңыш казанган, мәшһүр шәхесләрне дә чакыру мөһим.

Премьер чыгышында яшьләрне торак белән тәэмин итүнең алдагы елларда да дәүләт сәясәтендәге мөһим юнәлеш булуына басым ясады. Моның өчен ди ул, социаль ипотека һәм яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча ярдәмче программа хезмәт итәргә тиеш. Аның сүзләренә караганда, яшь гаиләләрне тораклы итүгә федераль финансларны җәлеп итүдә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы зур тырышлык куярга тиеш. “Икътисади кризис бүген дә дәвам итә. Шул шартларда яшьләрнең күп өлеше эшкә урнашуда кыенлыклар кичерә. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыкларына яшьләрне вакытлыча иҗтимагый эшләргә тарту, төзелеш отрядларына җәлеп итү буенча төп җаваплылык төшә. Бүген яшьләр таләп ителгән юнәлешләр күп. Аларны спорт, транспорт объектларына да күпләп җәлеп итеп була”,-ди Рөстәм Миңнеханов. Ә талантлы яшьләр белән эшләүгә килгәндә, алар өчен грант программаларының алга таба да дәвам итәчәген ышандырды. “Сәләтле яшьләргә үсү өчен шартлар тудырганда алар белән аерым эшләүгә игътибар бирергә кирәк. Республикадагы инновация базасы аларга хезмәт итәргә тиеш”, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы.

Балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру программасын финанслауда хәзер Социаль иминият фонды катнашмый. Ә менә бу программаны республика казнасыннан финанслау күләме киметелмәячәк. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу лагерьларның бүгенге матди-техник базасы заман таләпләреннән бик ерак тора. Шуңа күрә бүгенге этапта инвесторлар,эшмәкәрләр ярдәме белән, башка формалар табып, яңарту эшенә керешергә кирәк булачак.

Ә инде спорт һәм физкультураны киң массалар арасында үстерүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов, үзе дә спорт остасы буларак, бу эшкә халыкның барлык категориясен актив тартырга дигән бурыч куя.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100