news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләрнең хокук саклау хәрәкәте җитәкчеләре өчен уку үзәге

Яшьләрнең хокук саклау хәрәкәте җитәкчеләре өчен уку үзәге

(Казан, 23 декабрь, «Татар–информ», Наталья Рыбакова). Бүген Санкт–Петербургта «Яшьләр даирәсендә асоциаль күренешләрне кисәтүгә инновацион карашлар» Бөтенроссия конференциясе ачыла. Аның эшендә республика яшьләренең иҗтимагый тәртип саклау берләшмәсе «Форпост» вәкилләре катнашачак.

«Татар–информ» агентлыгына «Форпост» үзәге директоры Андрей Рыков хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Татарстанның яшь иҗтимагый тәртип саклаучылары ярдәмендә 6200дән артык административ хокук бозу очрагы (шул исәптән, 3500е – балигъ булмаганнар катнашында) ачыкланган, 330 җинаять ачылган. Быел «Форпост» вәкилләре вокзаллар һәм үзәк урамнарда токсикомания, теләнчелек һәм сукбайлыкны, уку йортлары һәм тулай торакларда хокук бозуларны кисәтү буенча алты меңнән артык рейд үткәргән. Республикада барлыгы 150 яшьләр хокук саклау отрядлары исәпләнә, алар үз сафларында 2,5 меңгә якын кешене берләштерә. Татарстанның яшьләр хокук саклау хәрәкәте тәҗрибәсе Россиянең 30дан артык төбәгендә өйрәнелә.

Бөтенроссия конференциясендә «Форпост» үзәге белгечләре үзәк базасында Идел бу федераль округының яшьләр хокук саклау хәрәкәте җитәкчеләрен әзерләү өчен уку–методик үзәк төзү тәкъдиме белән чыгарга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot