news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләрне хәрби хезмәткә чакыру эшендә аерылып торганнарны дәүләт бүләкли

Былтыр хәрби хезмәткә чакырылыш эше нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия Федерациясендә беренче урын яулады, дип искәртә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Хәрби хезмәткә чакырылыш эше нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия Федерациясе күләмендә беренче урын яулады, дип искәртте бүген Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин ТР Министрлар Кабинетында барган ТР хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында.
Әлеге эшне оештыру һәм үткәрүдә аеруча тырышлык күрсәткән өчен, РФ оборона министры әмере белән, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьевка «Сугышчан дуслык өчен» медале бирелгән. Дәүләт бүләге иясенә тапшырылгач, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе урынбасары Равил Моратов: «Мондый бүләк Чечняда, Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләр вакытында аерым уңышка ирешкәннәргә бирелә. Россия Оборона министрлыгы Сезнең хезмәтегезне әнә шулай югары бәяләгән», - дип ассызыклады.
РФ Хәрби көчләр Генераль штабы җитәкчесе тарафыннан ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, министрлыкның җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе Рафил Ногманов та Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Утырышта ул бүләк тә иясенә тапшырылды.


news_right_1
news_right_2
news_bot