news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләрнең җенси тормышка иртә аяк басуы аналык муентыгы рагы “яшәрүенә” китерә – белгечләр

Лев Ашрафян әйтүенчә, 30 яшькә кадәрге хатын-кызларда яман шеш очраклары арткан.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Былтыр Татарстанда аналык муентыгында яман шеш авыруы 479 хатын-кызда ачыкланган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Казан дәүләт медицина академиясе директоры, профессор, Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов соңгы дистә еллар эчендә онкологик учетка 1 млн 117 кеше өстәлгәнен әйтте.  Үсеш алган илләрдә 2020 елга аналык муентыгы рагы күрсәткечләренең - 11 процентка, үсеп килүче илләрдә 40 процентка кадәр артуы фаразлана. “Халыкара ракны өйрәнү агентлыгы мәгълүматлары буенча, 2030 елга дөньяда ел саен яман шешнең 23 млн нан артык яңа очрагы көтелә. 2016 ел мәгълүматлары буенча, дөньяда 8 млн нан артык кеше үлгән һәм 13 млн нан артык кеше шушы чир белән авырган. Безнең бурыч – онкологиядән үлемне киметү. Моңа профилактика, башлангыч диагностика һәм уңышлы дәвалау бәрабәренә ирешергә була”, - ди Рөстәм Хәсәнов.

Белгечләр әйтүенчә, аналык муентыгында яман шеш үсүе чирнең “яшәрүе” белән дә бәйле. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының “Кулаков исемендәге НМИЦАГиП” федераль учреждениесенең Онкогинекология һәм маммология институты директоры Лев Ашрафян моны яшьләрнең җенси тормышка иртә аяк басуы белән бәйләп аңлатты. “Элек 30 яшькә кадәр хатын-кызлар арасында аналык муентыгы рагыннан интегүчеләрне хәтерләмим. Ике ай элек минем клиникада хәтта 16 яшьлек хатын-кыз дәваланды. 18-20 яшьлекләр буа буарлык. Ни кызганыч, аларның күбесендә инде ракның соңгы стадияләре. Әле аларның күбесе әни булырга да өлгермәгән. Шуңа күрә бу зур фаҗига”, - ди Ашрафян. "Сексуаль революция ракның "яшәрүенә" китерде", - дип җөпләде аның сүзен Рөстәм Хәсәнов.

Россия Фәннәр академиясе академигы беренче тапкыр җенси тормышка аяк басучыларның уртача яше 16 яшьтән түбән булуын билгеләп узды. “13-14 яшьтә дә җенси элемтәгә керүчеләр күп. Бу яшьтә әле аналык муентыгы өлгереп тә җитмәгән. Мондый яшь организмда 1,5-2 ел эчендә яман шеш хасил булырга мөмкин”, - ди Лев Ашрафян. Академик фикеренчә, бу проблеманы хәл итү өчен, мәктәпләрдә мәгълүмати эшне көйләү, гаиләдә әхлакый нигезләр турында сөйләшү кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100