news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләргә Тукайны Тукай иткән фандрайзинг турында сөйләделәр

"Акыл фабрикасы"нда сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов лекция укыды.

Яшьләргә Тукайны Тукай иткән фандрайзинг турында сөйләделәр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кичә “Акыл фабрикасы”нда яшьләрне милли проектлар өчен дәүләттән генә ярдәм көтеп ятмыйча, фандрайзинг юлы белән акча җыярга өйрәттеләр. “Тукай да фандрайзинг хисабына яшәгән. Ул иҗат иткән, акчаларны милләт хисабына чыга торган басма матбугаттан түләгәннәр. Димәк, фандрайзинг Тукайны да Тукай иткән”, - дип яшьләрнең күңелен күтәрде. “Татарча фандрайзинг яки милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?” исемле лекцияне алып баручы сәяси Россия Фәннәр Академиясенең Көнчыгыш институты фәнни хезмәткәре, Мәрҗани фонды вәкиле, сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов.

Илшат Сәетов – татар яшьләр хәрәкәте ветераны, Бөтендөнья татар яшьләре форумының икенче рәисе булган кеше, “Үзебез”, “Мин татарча сөйләшәм” проектларының башында торган, хәзерге вакытта Мәскәүдә яши.

Илшат Сәетов милли проектлар өчен грантлар, фондлар, фандрайзинг ысулы белән финанслар җәлеп итү мөмкинлекләрен әйтте. “Фандрайзингны хәерчелек, акча сорау дип кабул итергә кирәкми. Бу – проектлар өчен ресурс булдыру, нигез булдыру. Дәүләт эшли алмаганны тормышка ашыру, - ди ул. - Көнбатышта фандрайзинг профессиягә әйләнгән”.

Илшат Сәетов акча сорап безне ул кешене бәхетле итүебез мөмкинлеген дә искәртте: “Бәлки ул ниндидер гамәлләре өчен вөҗдан газаплары кичерәдер. Ә хәйрия эшенә яки ниндидер милли проектка акча биреп, ул җиңеләеп калырга, вөҗданын тынычланыдырырга мөмкин”.

Спикер ресурслар булдыруның дүрт чыганагын санады: дәүләт, фондлар, ширкәтләр һәм шәхси ярдәм. Акчалар нинди генә юллар белән табылса да, аның ничек тотылганын аңлату алу әһәмиятле булуын, иганәчегә мөрәҗәгать иткәндә нинди ресурс җитмәсен ачык күзалларга кирәклеген ассызыклады.

“Милли проектлар өчен акча сорау оят түгел, талау, ришвәтчелек, бюджет акчасын “кисеп алу”, 1 сумга алып 4 сумга сату оят”, - дип күңелләрен күтәрде спикер яшьләрнең. Проектларны тормышка ашырганда туганнар белән эшләмәскә кидәш итте, чөнки коррупция турында уйлаулары мөмкин. “Сезнең эшкә алынганда ихлас булуыгыз һәм дәрт белән тотынуыгыз күренсен, әмма арттырып җибәрмәгез, үзаиарга кайтып калмасын. Рәхмәтле була белегез!” – дип киңәшләр бирде Илшат Сәетов.

Мәгълүмат өчен. “Акыл фабрикасы” Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан үткәрелә. Ул Татарстан Республикасында телләрне үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында үткәрелә торган чара. Аның чираттагысы “Штаб” креатив инициативалар резиденциясендә үткәрелде. Көн буе дәвам иткән чараның төрле лекцияләрендә җәмгысы җитмешләп кеше катнашты.

Кичә "Татар-информ" Казанда социаль проектларга акча табарга өйрәтәләр, дип язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100