news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләренең берләшүе татарлар өчен бик мөһим – Тольяттидан Зөлфия Галиханова

"Татар яшьләре көннәре" делегатларына Тольятти шәһәре яр буенда "Кичке уен" чарасын үткәрделәр.

(Тольятти, 28 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, "Татар яшьләре көннәре" делегатлары Тольяти шәһәрендә булды. Делегатлар теплоход белән килер алдыннан Тольятти татар мәдәни автономиясе әгъзалары "Кичке уеннар"га мәйдан әзерләп куйган. Мәйдан Тольяттиның иң матур урыннарының берсендә – шәһәрнең яр буенда урнашкан.

Кичке уенга "Татар яшьләре көннәре"нең 150 делегатыннан тыш, Тольятти халкы да кушылды һәм бәйрәм кечкенә генә Сабан туена әйләнде.

"Кичке уеннар"да уеннар тукталмыйча бер-бер артлы дәвам итеп торды: йомырка куелган кашык кабып узышу, чиләк-көянтәләр белән су ташуда ярышу һәм башка уеннар узды. Делегатларның күңелдә калган мизгелләрнең берсе – зур боҗра ясап бию. Моның белән алар бөтендөнья татарларының бердәмлеген күрсәттеләр.

"Тольятти шәһәрендә татар милли-мәдәнияте автономиясе 2001 елдан эшләп килә. Үзем 10 ел элек эшкә килдем. Һәрвакыт яшьләр белән эш алып барабыз. Ләйсән Наилевна Сафина белән тыгыз эш алып барабыз. Балаларны татар лагерларына җибәрәбез. Балаларыбыз үсте һәм хәзер "Татар яшьләре көннәре"ндә катнаша. Шушындый зур бәйрәмнәр татар яшьләрен берләштерә. Аларның берләшеп төрле шәһәрләрдә йөрүе үзләре өчен генә түгел, аларның туган шәһәрендәге татарлар өчен дә мөһим", – дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Тольятти шәһәренең татар мәдәни автономиясе башкарма директоры Зөлфия Галиханова.

Хәзерге мизгелдә делегатлар Болгар белән таныша.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы уза. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат катнаша. Алар "Борис Полевой" теплоходында Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100