news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләр тыңларга әзер, аңлатып кына җиткерә алмыйбыз – "Ак калфак"ның Сарман бүлеге

Безгә, хатын-кызларга, чалбарларны салып, үз үрнәгебездә күлмәк һәм калфакка мәхәббәт уятырга кирәк, ди Сарман авылы "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе.

(Сарман, 25 сентябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Сарман районында "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы уза. Анда республиканың 28 районыннан һәм Россиянең 7 төбәгеннән делегатлар, барысы 100ләп кеше катнаша.

Утырыш кунаклары "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге белән танышканнан соң "Татар Илеге" яр буе паркында булды. Анда район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Эльмира Салихова белән берлектә, төрле мәйданчыклар оештырылган иде. Болар "Татар халык ашлары", "Көзге муллык", "Ләке керәшеннәре", "Нөркәем", "Рябинушка", "Татар ихатасы", "Сөлге чигү тарихы" һәм мастер-класслар.

"Безгә, татар хатын-кызларына, чалбарларны салып, күлмәк, калфакка күчәргә вакыт. Яшьләр безне тыңларга әзер, күп вакытта без аңлата белмибез. Аңлашылмаучанлык шуннан чыга. Әхлакый сыйфатларга якынаерга кирәк. Югыйсә, без асылыбызны, үзебезне югалтабыз. "Ак калфак" хатын-кызларның иҗтимагый оешмасы гореф-гадәтләрне генә түгел, милләтебезне сакларга ярдәм итә", – диде Сарман районының Сарман авылы "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Дания Зиннәтуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot