news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләр түгәрәк өстәлдә катнаштылар

Очрашуда яшьләр оешмаларының интернет челтәрендә максатчан эшен оештыру мәсьәләләре каралды

 (Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). 30 декабрьдә Казан шәһәре Башкарма комитеты бинасында яшьләр оешмалары җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Өстәл артында телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлеге белгечләре, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Казан Епархиясенең яшьләр эшләре бүлеге, РИИ ректорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, Казан рухи семинариясе ректоры ярдәмчесе һәм Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы рәисе катнашты.
Очрашуда яшьләр оешмаларының интернет челтәрендә максатчан эшен оештыру мәсьәләләре каралды. Сөйләшүдә катнашучылар эш төркеме булдырып, җәмәгатьчелекне борчыган сорауларга җавап табу юлларын эзләде һәм киләсе елга эш планнарын барлады.
Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot