news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләр спартакиадасында Татарстан егете кече калибрлы пистолеттан атуда чемпион булды

Ядрә атышы буенча ярышлар Майкопта узды.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Майкопта узган IV җәйге Россия яшьләре спартакиадасында кече калибрлы пистолеттан һәм ядрә атышы буенча Татарстаннан укчы Александр Марчев чемпион булды. Бу хакта Татарстан спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Спортчы квалификациядә һәм финалда Бурятиядән Вячеслав Перелыгинны һәм адыгейлы Александр Алифиренконы узып, иң күп очко җыйды. Алар “бронза” һәм “көмеш”кә лаек булды.

Кызлар арасында Анастасия Майорова икенче урынны яулады. Пневматик пистолеттан атуда Майорова һәм Марчев Татарстан җыелмасы өчен өченче медальне алды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot