news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яшьләр шурасы биш еллык юбилеена кичә әзерләгән
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы оешма беренче юбилеен уздыра.
Скопировать ссылку
(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оешкан Яшьләр шурасы 5 еллыгын билгеләп үтә. Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, юбилей чарасы 6 октябрь көнне узачак.
Шул вакыт эчендә Шура зур проектларны гамәлгә ашырып, татар яшьләрен берләштерүгә, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауда зур өлеш керткән.
Биш еллык юбилее уңаеннан үткәреләчәк кичәне дә яшьләр бергәләп уздырырга ниятли. Татар мәдәни үзәге сәхнәсендә уздырылачак кичәдә Әлфия Шәрипова, Эльвира Рәкипова, "Карт Аяк" төркеме чыгыш ясаячак. Шулай ук татарча биюләр, төрле конкурслар каралган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot