news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр сәясәтенә багышланган фәнни-гамәли конференция

Төмәндә 19-20 ноябрь көннәрендә “Яшьләр – Россиянең киләчәге” дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып үтте

(Төмән, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Яшьләр сәясәтенә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында Урал федераль округының Төмән өлкәсе баш инспекторы Андрей Руцинский, Төмән өлкәсе губернаторының урынбасары Наталья Шевчик, Дәүләт Думасының яшьләр эшләре комитетының рәисе Павел Тараканов, Россия федерациясенең Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгының дәүләт программалары һәм җәмәгатьчелек инициативалары бүлегенең җитәкчесе Тамара Ростовская, Төмән өлкә Думасының депутатлары һәм галимнәр чыгыш ясады.
Конференциядә катнашучылар яшьләрнең реаль чынбарлыкта социаль җайлашуы, аларның белемнәрен, сәләтләрен, якты омтылышларын һәм хыялларын реальләштерү өчен шартлар тудыру һәм яшьләр сәясәтенә кагылышлы кануннарны камилләштерү турында сөйләштеләр һәм фикер алыштылар.
Котлау сүзе белән чыгышында Төмән өлкәсе Думасы рәисе Сергей Корепанов төбәгебезнең үсеше һәрвакыт яшьләр энергиясе һәм инициативасы нигезендә барды, дип ассызыклап әйтте. Көнбатыш-Себер газын һәм нефтен үзләштерү чорында 20 бөтесоюз комсомол төзелеше гамәлгә ашырылды, бүген дә дәүләт органнарының эшчәнлегендә яшьләр сәясәте иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булып хәл ителә, диде ул.
Пленар утырыштан соң үткәрелгән секцияләрдә һәм “түгәрәк өстәл”ләрдә яшьләр арасында шәхсән мөнәсәбәтләр, яшьләрнең сөйләм телләре һәм Россия Федерациясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Конференция нәтиҗәләре нигезендә дәүләтнең федераль, төбәк һәм җирле үзидарә органнарына, гомумбелем һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренә тәкъдимнәр әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100