news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләр социаль торакка конкурста катнаша ала

Быел жюри 49 җиңүчене билгеләячәк.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләр социаль торакка конкурста катнаша ала
Салават Камалетдинов/архив

 (Казан, 19 август, "Татар-информ", Вероника Ваганова). 27 августка кадәр Татарстанда яшәүче һәм яшьләр сәясәте тармагында эшләүче 18-30 яшьлек кешеләр социаль торак конкурсында катнашу өчен заявка җибәрә ала. Бу хакта бүген "Татар-информ"да үткән матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының тармак программаларын тормышка ашыру һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов хәбәр итте. 

"Быел җәмәгать оешмалары лидерлары гына түгел, яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда катнашкан башка яшьләр, яшь гаиләләр дә катнаша ала. Бу республика шәһәр һәм районнарында яшьләр белән эшләүче белгечләр, алар Татарстанда ике меңнән артык, шулай ук яшьләр үзәкләре белгечләре, яшүсмерләр клублары хезмәткәрләре, предприятиеләрдә яшьләр белән эшләүчеләр", - диде ул.

Татарстанда яшь лидерлар арасында социаль ипотека буенча торак алу программасы 2012 елдан гамәлдә. Быел жюри 49 җиңүчене билгеләячәк. Конкурс нәтиҗәләре 20 сентябрьдә билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100