Яшьләр сәясәте өлкәсендә атказанган хезмәткәр исеме Татарстанда беренче тапкыр тапшырыла
Яшьләр көне уңаеннан уздырыласы чарада шундый исем бирелгәннәр билгеле була
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 26 июнь көнне, Россиядә Яшьләр көне уңаеннан, Татарстанда яшьләр сәясәтен үстерү өлкәсендә зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылачак. Шуңа лаек булганнар бүләкләрне ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин кулларыннан Казан шәһәре Ратушасында кабул итеп алыр дип ниятләнә.
Бу хакта бүген “Татмедиа” мәйданчыгында “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры хәбәр итте. Аның сүзләренчә, чарада беренче тапкыр яшьләр сәясәте өлкәсендә атказанган хезмәткәр исеме тапшырылачак.