news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Яшьләр сәхнә яулый”

“Яшьләр сәхнә яулый”

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 13 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Яшьләр сәхнә яулый” дип исемләнгән концерт була. Анда Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге II Халыкара бәйгесе лауреатлары чыгыш ясаячак.

Билгеле булганча, әлеге бәйгенең Гала-концерты агымдагы елның 21 февралендә узган иде. Конкурста йөзгә якын яшь башкаручы катнашты. Шулар арасыннан жюри иң лаеклыларын гына сайлап алды һәм, нәтиҗәдә, финалга 22 конкурсант үтте. Алар - Вилдан Мисбахов, Эльвира Сәлахова, Венера Нәбиуллина, Айрат Вәлиуллин, Айгөл Сагынбаева, Илшат Шәйхуллин, Илшат Вәлиев, Руслан Галимуллин, Рөстәм Яваев, Илдус Шәйдуллин, Илнур Байназаров, “Гөлләр” ансамбле, Алмаз Нургалиев, Рамил Галимов, Алсу Зәйнетдинова, Гөлшат Гатиева, Эльвира Гафурова, Финат Халиков, “Өмет” ансамбле, “Аксуран” төркеме, Артур Исламов һәм Зөлфия Гайнуллина.

Алдагы еллардан аермалы буларак, быелгы лауретлар “ILHAM” дип исемләнгән җырчы сандугач сыны белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot