news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Яшьләр - Россиянең киләчәге” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе тәкъдимнәренә карата

Күпчелек яшьләрнең идеаллары җәмгыять мәнфәгатьләренә туры килмәвенә карата Г.Куцев яшьләр өчен стандартлар эшләп чыгарырга кирәк, дигән тәкъдим кертте

(Төмән, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Күптән түгел генә Төмән шәһәрендә “Яшьләр – Россиянең киләчәге” дигән темага үткән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә яңгыраган тәкъдимнәр нигезендә барлыкка киләчәк карарларны көткән иде төбәк журналистлары, әмма ул тиешле калыбка салынып эшләнмәгән әле.
Шулай да, конференциянең төп карары инде билгеле иде – системалы дәүләт яшьләр сәясәтен эшләп чыгарырга кирәк.
Конференцияне оештыру комитетының җитәкчесе, Төмән өлкәсе Думасы рәисе урынбасары Виктор Рейн әйтүенчә, яшьләр сәясәте кануннар, социаль программалар, практик чаралар аша гамәлгә ашырылачак.
Конференциянең 4 секциясендә - “Молодежь – стратегический курс инновационного развития России”, “Молодежь – в системе образования и науки”, “Нравственное самоопределение современной молодежи”, “Социализация молодежи в современных условиях” – каралган темалар үзләре үк дәүләт яшьләр сәясәтенең нигезенә салыначагын идеяләрне ачык күрсәтә.
Виктор Рейн үз чыгышында тыңлаучыларның игътибарын илебездәге урта һәм югары һөнәри белем бирү дәрәҗәсенең Ауропа илләренекеннән түбәнрәк булуына, һәнәри уку йортларын тәмамлаганнарны эшкә урнаштыру һәм шәхеснең иминлеген саклау мәсьәләләренә юнәлтте.
Төмән губернаторының урынбасары Наталья Шевчик яшьләрне үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашырырга сәләтле, җәмгыять һәм Ватан алдында җаваплылык хисе нык үсеш алган кешеләр итеп тәрбияләү кирәклеге, әмма яшьләрнең гармонияле үсешен җәмгыятьтәге барлык яшьтәгеләрнең яшәешен, аларның социаль мәсьәләләрен гармониядә гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә генә тәэмин итү мөмкин булачак, дип ассызыклап күрсәтте.
Дәүләт Думасының яшьләр эшләре комитеты рәисе Павел Тараканов яшьләр дәүләт сәясәтенең тирән уйланып эшләнгән булырга тиешлегенә басым ясап, бүгенге яшьләрнең хәленә тирәнрәк төшеп карарга кирәк, диде. Әлегә кадәр яшьләр сәясәте – түләүсез белем алу һәм сәламәтлекне саклау, аларны спортка тарту дип карала иде, бүген ул нәрсәләр генә җитми, заман яшьләрнең инновацион эшчәнлеген җәелдерүне, аларның талантын үстерүне, авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итүне дә таләп итә, дигән фикерен җиткерде П.Тараканов.
Өлкәннәрнең бүгенге яшьләр начарланганнан-начарлана бара, дип зарлануларына карата үз карашын Төмән дәүләт университеты президенты, фәлсәфи фәннәр докторы Геннадий Куцев белдерде. Бүгенге яшьләр -өлкәннәр тәрбиясенең җимеше, башка яшьләрне көтәргә кирәкми, бүген Россия тормышның барлык сфераларын модернизацияләү зарурлыгы алдында тора, ә бу бурыч яшьләр җилкәсенә төшә, диде ул. Г.Куцев ватандашларыбызның инновцион потенциалы түбән булуын социологик тикшеренүләр нәтиҗәсе мисалында күрсәтте. 2009 нчы елда Төмән өлкәсе һәм тагын 19 төбәктә үткәрелгән социологик тикшеренүләр шуны күрсәткән: тикшерү үткәннәрнең 6 % гына икътисат өлкәсендә хезмәт итә, яңа тауарлар чыгаруны оештыруда, 5,2 % гына яңа технологияләрне гамәлгә ашыруда катнаша, 30 яшькә кадәр булган яшьләрнең 85% модернизацияләү эшчәнлегендә бөтенләй дә катнашмый. Күпчелек яшьләрнең идеаллары җәмгыять мәнфәгатьләренә туры килмәвенә карата Г.Куцев яшьләр өчен стандартлар эшләп чыгарырга кирәк, дигән тәкъдим кертте. Бәлки социализм чоры тәҗрибәсенә кайтырга, яшьләр төзелешләре оештырырга, ГТО эшчәнлеген торгызырга кирәктер, югыйсә, яшьләрне тиешле дөрес юнәлешкә бора алмасак, аларның пенсия алучы картлар карамагына калулары бик мөмкин, диде берничә дистә ел Төмән дәүләт университеты белән җитәкчелек иткән Геннадий Куцев.
Фәлсәфи фәннәр докторы, профессор Юрий Вишневский яшьләр хәлен социологик тикшеренүләр аша тирәнрәк өйрәнергә кирәклегенә басым ясады, эшсез калган һәм инвалид яшьләр турында да кайгыртырга кирәк, диде ул. Эшләүче студентларның хокукларын яклау өчен дә кануннар кирәк, дигән фикергә килде конференция.
Конференциядә катнашкан һәр чыгыш ясаучы үз тәкъдимен җиткерде, алар шулкадәр күп булды ки, шуңа карата Геннадий Куцев ачыктан-ачык шуны белдерде: тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый форумнарда әйтелгән тәкъдимнәрнең 95 % гамәлгә ашырылмый, декларация рәвешендә генә кала, бу конференциянең 5 % гамәлгә ашса да яхшы булыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100