news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр проектлары өчен муниципаль районнар арасында конкурс уздырыла

Бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы үтте.

Яшьләр проектлары өчен муниципаль районнар арасында конкурс уздырыла
minmol.tatarstan.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасында яшьләр белән эшләү өчен грантлар бирү буенча муниципаль районнар арасында конкурс уздыра. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ясалган чыгышында министр Дамир Фәттахов әйтте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән эшләү өчен муниципаль берәмлекләргә ел саен 50 млн сум күләмендә акча бүлеп бирергә карар итте. Бу соңгы елларда яшьләр белән эшләү тармагандагы иң зур инвестиция», — диде Дамир Фәттахов.

Ул 2020 елда муниципалитетларда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның өстенлектә булуын әйтте.

Бүген ТР Яшләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы үтте. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100