news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Яшьләр поезды” Россия волонтерлар акциясендә катнашучылар Казанга килде

Казанда “Кольцо” мәдәни-күңел ачу комплексында волонтерларга шәхси таныклыклар тапшырылачак, Татарстанда Спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару елына багышланган, биюләр буенча остаз мәктәбе узачак

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Россиядә 24 сентябрьдән алып 4 октябрьгә кадәр “Яшьләр поезды” дип аталган волонтерлар акциясе уза. Әлеге акция Россия шәһәрләре буйлап волонтерлар эшчәнлеген популярлаштыруга йөз тоткан чаралар уздыру, яшьләрне социаль өлкәгә тарту һәм яшьләр тирәлегендә сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалауны күз алдында тота. “Яшьләр поезды” бүген Казан шәһәрендә тукталды. Бу уңайдан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында матбугат очрашуы узды. Анда ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы вәкилләре, “Яшьләр поезды”нда килүчеләр катнашты.

Татьяна Ларионова сүзләренчә, Россиядә игълан ителгән Яшьләр елы кысаларында волонтерлар игелекле миссия башкара. “Сезнең Казанга килүегез очраклы түгелдер. Чөнки безнең республикада яшьләр сәясәтенә зур игътибар бирелә. Яшьләр бездә, чыннан да, алдынгы урыннарны били. Соңгы елларда республиканың Дәүләт Советында “яшьләр канаты” барлыкка килде. Хөкүмәт структураларында да яшьләр аз эшләми. Гомумән алганда, яшьләребез республиканың социаль һәм икътисади үсеш белән бәйле процессларга йогынты ясый”, - диде Т.Ларионова. Ул Татарстанда волонтерлар хәрәкәте өчен шартларның җитәрлек булуын, республикада Хәйрия эшләре буенча совет эшләп килүен хәбәр итте. “Бу хәрәкәткә һәрвакыт ихтыяҗ бар, без яшьләр сәясәтенең бу юнәлешенә зур өметләр баглыйбыз”, - диде ул.

РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, ТНТ каналы, “Йолдызлар империясе” компаниясе, “Яшьләр өчен бизнес-тренинглар мәктәбе”, “Стирекс” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт оештырган акция Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Самара, Оренбург, Волгоград, Ставрополь, Краснодар, Дондагы Ростов шәһәрләрендә уза. Волонтерлар һәр шәһәрдә акцияләр һәм социаль яктан әһәмиятле чаралар, остаз мәктәпләре оештыра.

Казанда исә “Кольцо” мәдәни-күңел ачу комплексында волонтерларга шәхси таныклыклар тапшырылачак, Татарстанда Спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару елына багышланган, биюләр буенча остаз мәктәбе узачак. Кризис шартларында яшьләрнең финанс белемнәрен күтәрү буенча лекцияләр оештырыла. Россия буенча хәйрия акцияләрендә актив катнашучы җырчы Влад Топалов исә Казанда Тәрбиягә авыр бирелә торган балаларның социаль-тернәкләндерү үзәгендә булачак. “Яшьләр поезды” вәкилләренең башкаладагы чаралары “Ривьера” аквапаркына бару һәм төнге клуәларның берсендә концерт белән тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100