Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшьләр парламентына һәм Дәүләт Советына сайлаулар бер үк вакытта узачак
Сайлаулар максималь ачык булачак, ә кандидатлар төрле фильтрлар аша үтмәячәк, дип ышандырды Дамир Фәттахов.
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанның Яшьләр парламентына сайлаулар VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар белән бер үк вакытта узачак. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.
Фәттахов Яшьләр парламентының "чын-чынлап яшь, актив һәм җитди максатчан аудитория"дән формалашуын тели. Кандидатлар төрле фильтрлар аша үтмәячәк, дип билгеләп үтте министр.
Агымдагы елның май аенда Татарстанның Яшьләр парламенты үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Әлегә бу оешма ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы дип атала. Фәттахов сүзләренчә, хәзер ул рәсми төстә Яшьләр парламенты дип аталачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз