news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр парламенты контракт буенча укучы студентларга түләүне киметергә тәкъдим итте

Йөкләнеш арту сәбәпле, укучылар дистанцион уку вакытында бирелгән дәресләр һәм өй эшләре күләмен киметүне дә сораган.

Яшьләр парламенты контракт буенча укучы студентларга түләүне киметергә тәкъдим итте
Александр Эшкинин

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан студентлары үз-үзеңне изоляцияләү чорында уку өчен түләү мәсьәләсен күтәргән. Яшьләр парламенты аны киметергә тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Яшьләр парламентының онлайн-утырышында Хокук мәсьәләләре, контроль һәм Регламент комиссиясе әгъзасы Руфат Кыямов хәбәр итте.

«Контракт буенча укучы студентларның күбесе түләүне киметергә һәм яңадан исәп-хисап ясарга тәкъдим итә. Бу сорау хәзерге вакытта иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора», — диде ул.

Руфат Кыямов вузларга үз-үзеңне изоляцияләү вакытында тулай торакларда яшәгән өчен түләүне гамәлдән чыгарырга һәм мохтаҗ студентларга матди ярдәм алу өчен кирәкле документларны дистанцион форматта бирергә тәкъдим итәргә кирәк, дигән фикерен өстәде. Моннан тыш, коронавирус чоры шартларында чыгарылыш курсларының расписаниесе турында карар кабул итәргә кирәклеген дә әйтте.

«Хәзерге вакытта чыгарылыш курс студентлары белән алга таба нәрсә булачагын белмибез. Коронавирус таралу куркынычын исәпкә алып, чыгарылыш курсларының уку планы буенча йомгаклау карарын кабул итәргә тәкъдим итәм», — дип билгеләп үтте Кыямов.

Моннан тыш, Татарстан Яшьләр парламентының хокук мәсьәләләре, контроль һәм регламенты буенча комиссия әгъзасы дистанцион укыту мәсьәләләренә дә тукталды. «Студентлар, организмга йөкләнешне арттыруны һәм, укучыларның физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, дистанцион белем бирүне оештырганда дәресләр һәм мөстәкыйль эшләр күләмен яңадан карауны, киметүне сорый», — дип хәбәр итте ул.

«Әйе, барлык студентларга да дистанцион уку авыр бирелде. Укытучыларга да җиңел булмады. Әмма хәзер барысы да җайланды. Аның авырлык тудырганын аңлыйбыз. Шуңа да карамастан, һәр кеше онлайн укырга өйрәнде. Компьютер алдында көне буена утыру — шулай ук реаль әйбер түгел», — дип җаваплады Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Алсу Әсәдуллина мәктәпләрдә вазгыять тагын да кыенрак булуын әйтеп узды. «Дистанцион уку сәламәтлеккә зыянлы. Яшьләр элек вакытларын компьютер алдында утырса, хәзер алар белем алып, вакытларын файда белән үткәрә. Минемчә, аның хәтле зыян булмас», — дигән өмет белдерде ул.

«Барлык кешенең сәламәтлеге мөһимрәк булып санала. Барысы да яхшы үтәр дип өметләнәбез, иң мөһиме — коронавирус кына үтсен», — дигән нәтиҗәгә килде спикерлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100