news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләр парламенты кандидаты: Авыл кешеләре дә көндәшлеккә кандидат була ала

“Яшьләр статусын законлыштыру зарур”, - ди Рәлиф Гәбделхәев.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе директоры Рәлиф Габделхәев Татарстанның Яшьләр парламентында авыл кешеләре дә көндәшлеккә кандидат була ала дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә дебатлар башланыр алдыннан сөйләде.

“Авыл кешесе буларак, Яшьләр парламентында авыл яшьләре дә кандидат була ала. Татарстан файдасына булган бик күп идеяләребез бар. Яшьләр турында закон кирәк дип саныйм, чөнки”, - диде ул.

Рәлиф Габделхәев сүзләренчә, яшьләрне авылга кайтару өчен кабул ителгән хәзерге законнар дөрес эшләнгән. “Логик яктан уйлаганда, авылда яшәргә калу өчен яшьләргә эш кирәк. Эш юк икән, алар китәчәк. Мәктәпләр, балалар бакчалары ябылачак. Ял итү урыннары турында әйтәсе дә юк. Мин санап киткән әйберләр булса гына яшьләр авылда калачак”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot