news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр министры Дамир Фәттахов яңа вазифага билгеләнде

Дамир Фәттахов Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Дамир Фәттахов  Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары вазифасына билгеләнде.

Әлегә кадәр ул Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгын җитәкләгән иде. Яңа вазифага билгеләнүе турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үзе хәбәр итте.

«Мин әле генә белдем. Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мушистин кул куйган документны җибәрделәр. Хәзерге вакытта мин Кырымда „Таврида“ фестивалендә», — диде Фәттахов. 

Үзе урынына республиканың яшьләр ведомствосын җитәкләргә кемне куясыларын ул әйтә алмады. «Әйтергә кыен, бездә шушы елларда төзелгән бик көчле команда, республикадагы бик күп яшьләр кебек, урынбасарларымның һәркайсы лаеклы. Чираттагы министрның кем буласын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәл итәр», — диде ул.

Дамир Фәттахов 1979 елның 11 октябрендә Татарстан башкаласында туган. 1997 елда Татарстан Республикасы Эчке Эшләр органнарында эшли башлый. 2001 елдан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәге бүлеген җитәкли.

2006 елдан алып, өч ел Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе булып эшли. 2010 елдан башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы постын били. 2015 елда Татарстанның Суга сикерү федерациясе президенты итеп билгеләнә. 2018 елның 22 июненнән Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгын җитәкли.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100