news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр министры балалары лагерьда ял иткән ата-аналарны иң борчыган проблеманы әйтте

Тимур Сөләйманов кайнар линиягә барлыгы 17 мең шалтырату кабул ителгәнен әйтте.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов быел җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында лагерьләр буенча ата-аналарны күбесенчә кэшбек программасы, лагерьгә юлламалар һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык мәсьәләсе борчыганын әйтте.

«17 меңнән артык шалтырату кабул ителде. Әти-әниләр еш кына кэшбек программасы белән балалар лагерьләренә юлламалар, лагерьләрдә санитар-эпидемиологик куркынычсызлык белән бәйле мәсьәлә белән кызыксынды», — диде ул Хөкүмәт йортында матбугат очрашуында.

Тимур Сөләйманов Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьләрнең эшен социаль челтәрләрдә яктыртуга да зур игътибар бирелүен искәртте. «Бу күпчелек мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирде», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100