news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр һәм дин вәкилләре: Яңа татар бистәсе зиратын чистарту - Казан татарлары бурычы

Бүген Казанның Яңа татар бистәсе зиратында узган өмәдә Татарстан мөселманнары һәм яшь татар активистлары катнашты.

 (29 апрель, Казан, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Бүген Казанның Яңа татар бистәсе зиратында өмә оештырылды. Өмәгә Татарстанның Диния нәзарәте вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, татар яшьләре, студент отрядлары һәм биредә якыннары, туганнары җирләнгән кешеләр җыелды. Зиратны чистартуда “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Зиратның капкалары төбендә чәчәкләр саталар. Каберстан буйлап зират җитәкчелеге вәкилләре өмәгә килгән кешеләргә чүп пакетлары, себеркеләр таратып йөри. Кемдер каберлек тирәсендәге чүп-чарларны җыя, ә кемдер кабер ташларын юа, сөртә.

Бу изге эштә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә өмә хакында фикерен җиткерде: “Безнең пәйгамбәребез (салләллаһу аләйхи вәссәләм) әйткән: ”Чисталык - ул иманнан килә”. Кеше, иманлы булса, чиста, пөхтә булырга тиеш. Безнең татар халкыбызда да: “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”, - дигән сүзләр бар. Остазларыбызны онытмаска кирәк. Икенче майда без бирегә, Яңа татар бистәсе зиратына һәр ел саен үткәрелә торган ”Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел”, - дип аталган очрашуга җыелабыз. Габделхак хәзрәт Саматовның улы Таһир хәзрәт килергә тиеш. Шулай ук, Самара мөфтие һәм башка мөфтиләр белән берлектә киләргә ниятлибез. Бу өмәне шушы бәйрәмебезгә әзерлек дип әйтеп тә була. Без монда аерым мөфтияттән генә түгел, бөтен шәһәр белән бергә. Динебез дәүләттән аерым дип әйтәләр. Минтимер Шәрип улы Шәймиев әйткәнчә: ”Динебез дәүләттән аерым булса да, халыктан аерым түгел”. Халкыбыз белән бергә бүген өмә оештырырга карар кылдык”, - диде ул.

Өмәдә шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре дә бар иде. Форум рәисенең урынбасары Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, авылларда каберлекләрне чистарту йолага әйләнгән, ә шәһәрдә зур, 26 гектар мәйданда булган зиратны чистартып бетерергә көч җитми. “Күп кенә каберлекләр ташландык хәлдә, туганнары йә киткән, йә үлгәннәр. Әлбәттә, мондый күренешкә җан сыкрый. Зират хезмәткәрләренең барысына да көче җитми, чөнки ресурслар, кешеләр саны чикләнгән. Шуңа күрә, күбрәк чистартылсын һәм шундый катастрофик хәлдә булган участоклар әзрәк булсын дип, мондый өмәләр күбрәк уздырырга уйлыйбыз”, - диде ул.

Айрат Фәйзрахманов бу зиратны карауны һәр Казан татарының бурычы дип атады. “Чөнки монда татар халкының төп зыялылары, төп мәшһүр кешеләре күмелгән. Һәрберсенең дә кабере яхшы хәлдә дип әйтеп булмый. Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм аның җитәкчелегендә булган Казанның 1000 елыгына исемен йөрткән мәдрәсә өченче тапкыр мондый өмә җыя. Без, татар яшьләре, күбрәк кушылганбыз гына бу хәрәкәткә. Алда да, Аллаһ бирсә, мондый өмәләр уздырырбыз. Без узган елларны мәчетләр, мәдрәсәләр белән берлектә Бишбалта зиратын карадык. Казаныбызда яхшы булмаган хәлдә шулай ук Барудия бистәсенең зираты, Пороховая бистәсенең зираты, анда мөселман өлеше бар, анда каберлекләр бик начар хәлдә”, - дип аңлатты Айрат Фәйзрахманов.

Өмәдә катнашучы тагын бер төркем - Казан федераль университетының студентлар отрядлары штабы вәкилләре булды. Штаб җитәкчесе Булат Әбделганиев фикеренчә, зират яңарту – глобаль эш. “Бүген без монда өч отрядтан 30-40 кеше килдек. Мин үзем  - тарихчы. Бу юнәлеш миңа якын һәм кызык”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100