news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр көне уңаеннан, М. Горький паркында һәм Г. Камал театры каршында бәйрәм чаралары уздырылачак

Казанда Яшьләр көне быел 3 көн билгеләп үтелә

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 26 июнь көнне Казанда, Россиядә Яшьләр көне уңаеннан, М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында гаилә белән пикник, мастер-класслар, квест уеннар, спорт ярышлары уздырылачак. Шулай ук балалар өчен мода күрсәтү фестивале үткәрү дә ниятләнә.

Бу хакта бүген “Татмедиа” мәйданчыгында “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Сергей Миронов хәбәр итте.

Сәнгать һәм рәсем яратучылар өчен паркта пленэр уздыру күздә тотыла. Яшь рәссамнар һәм графити белән шөгыльләнүчеләр ачык һавада иҗат итәчәк. Аларның эшләрен исә сатып алырга да мөмкин булачак. Акчалар Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондка күчереләчәк.

Бу көнне шулай ук “Казан “RU.ЛИТ” акциясе дә уздырылачак. Аның кысаларында, һәр кеше мәктәп елларына кире әйләнеп кайтып, парта артында утыру мөмкинлегенә ия. Акциядә рус теле һәм риторика буенча профессиональ педагоглар катнаша. Чара танылган шигырьләрне уку белән тәмамланачак. Моннан тыш, тоталь диктант язып, белемнәрне тикшерү мөмкинлеге дә каралган.

Шулай ук бу көнне паркта “Хәтергә хыянәт итмиләр” (“Память не предают”) спектаклен дә күрергә була. Сергей Миронов сүзләренчә, спектакль Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан махсус әзерләнгән. Ул якынча 19.00 дә башланачак.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда милли бизәкләр, төрле илләрнең мәдәнияте чагылыш тапкан концерт программасы, милли һөнәрчелек буенча мастер-класслар, этник уеннар һ.б. тәкъдим ителәчәк. Шулай ук тамашачылар каршында татар эстрадасы йолдызлары Ландыш, Илназ Гарипов, ИлГәрәй һ.б. иҗатчыларның чыгыш ясавы да көтелә.

Чара кысаларында, “Дустыңа − открытка” акциясен уздыру да планлаштырыла. Әлеге акция Казаннан дөньяның теләсә кайсы почмагына очраклы гына сайланган адреска открытка юллаудан гыйбарәт.

Искәртеп узабыз: Казанда Яшьләр көне быел 25-27 июьдә билгеләп үтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100