news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшьләр көне уңаеннан, Әгерҗедә балалар велосипедта узышты
Яшьләр көне календарьда 27 июньдә генә булса да, аны Әгерҗедә бераз иртәрәк – якшәмбе уздырдылар.
Скопировать ссылку
(Казан, 25 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә Яшьләр көнендә балалар велосипедта узышты. Яшьләр көне календарьда 27 июньдә генә булса да, аны Әгерҗедә бераз иртәрәк – якшәмбе уздырдылар. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Бәйрәмне оештыручы яшьләр сәясәте бүлеге, “Авангард“ үзәге хезмәткәрләре программаны яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзегәннәр. Бала-чагалар велосипедта, самокатта фигуралы йөрү буенча җитезлек һәм осталыкларын күрсәтеп калырга ашыктылар. Алар өчен әти-әниләре генә түгел, физкультура буенча инструкторлары да җан атты. Беренче урыннарны Искәндәр Галимҗанов, Ислам Каиров, Ранель Рәхмәтуллин, Адель Гурьев, Лиана Нәфыйкова алды.
Икенче урында – Роман Гавшин, Никита Осипов, Вадим Егоров, Самир Баһаутдинов, Кирилл Петров.
Өченче урында – Лев Перевозчиков, Руслан Перевозчиков, Кирилл Ехлаков, Нурислам Каиров, Жанна Гыйльметдинова.
“Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе“ учреждениесе директоры Раушания Тимкина җиңүчеләрне һәм призлы урыннарга ия булган балаларны бүләкләр белән сөендерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2