news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр көне бәйрәм концертына Нюша чакырулы

Аның шулай ук Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты илчесе булачагы да билгеле булды

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиядә Яшьләр көне уңаеннан, Казанда уздырылачак бәйрәм чараларының төп кунагы буларак Россиянең танылган җырчысы Нюша чакырулы. Аның шулай ук Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты илчесе булачагы да билгеле булды.

Бу хакта бүген “Татмедиа” мәйданчыгында “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Сергей Миронов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 27 июнь — Россиядә Яшьләр көне уңаеннан чаралар 3 мәйданда уздырылачак.

Сәгать 9.30 дан 12.00 гә кадәр М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында “Яшел фитнес” социаль проекты гамәлгә ашырыла. Ишегалды спорт төрләре буенча ярышларда исә М.Сыртланова исемендәге скверда сәгать 11 дән катнашырга мөмкин.

Бәйрәмнең төп сәхнәсе Федосеев урамында — Казансу елгасы яр буе һәм Игенчеләр сарае арасындагы мәйданчыкта урнаштырылачак. Бәйрәм концертында “Созвездие-Йолдызлык” фестивале лауреатлары, “Прогульщики”, “Сильфред Эвальдович”, “Большой куш”, “Аврора”, “4 квартала” һ.б. танылган иҗат төркемнәре чыгыш ясар дип көтелә. Моннан тыш, бәйрәм кунаклары каршында танылган җырчы Нюша да чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100