news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Яшьләр көне“ алдыннан Әгерҗедә футбол турниры узды

“Яшьләр“ командасы уенчылары, көндәшләре капкасына ике туп кертеп, җиңү яуладылар.

(Әгерҗе, 15 июнь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Ел саен Яшьләр көне алдыннан Әгерҗе яшьләре стадионга футбол ярышларына җыелалар. Быел “Мини-футбол буенча җәйге кубок“ исеме астында узган әлеге турнирда сигез команда җиңү өчен тырышты, дип яза җирле басма.

Дүрт команда – “Әгерҗе станциясе“, “Локомотив“, “Спарта“ һәм “Яшьләр“ командалары финал уеннарында очраштылар. “Әгерҗе станциясе“ һәм “Локомотив“ командалары спорт сөючеләре өченче урын өчен уйнадылар. Исәп 1:1 булганлыктан, уенчыларга өстәмә биш минут вакыт бирелде. Әмма ул вакыт эчендә дә ике капкага да туп кермәде. Җиңүне бары пенальти гына хәл итте. Шулай итеп, “Локомотив“ командасы өченче урынга лаек булды.

Беренче-икенче урын өчен футбол кырында “Спарта“ һәм “Яшьләр“ командалары очраштылар. “Яшьләр“ командасы уенчылары, көндәшләре капкасына ике туп кертеп, җиңү яуладылар. “Спарта“ – икенче урында.

Җиңүчеләрне 24 июньдә, Әгерҗедә узачак бәйрәм тантанасында бүләкләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100