news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр ИГИЛга идея эзләп китмәсен өчен шул масштабтагы идея кирәк – Орхан Җамал

Танылган журналист КФУда лекция укыды.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе” кысаларында КФУның Көнчыгышны өйрәнү, тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында танылган журналист Орхан Җамал лекция укыды. Аның чыгышының темасы “Ислам дәүләте идеологиясе” дип билгеләнгән иде.

Орхан Җамал журналистикада карьерасын 1988 елда, “Здоровье” тапшыруының администраторы итеп башлый, соңрак режиссер вазифасын башкара. Белеме буенча геологоразведчик булганлыктан, Якутиядәге “Якутгеологии”дә дә 3 ел эшли. 1995 елдан ул тулысынча журналистикага кереп китә һәм “Вечерняя Москва”, “Вечерний курьер”, “Независимая газета”, “Новая газета”, “Версия” кебек газеталарда мәкаләләрен бастыра. Ул Төньяк Кавказда, Көньяк Осетиядә, Әфганистанда, Иракта, Ливанда, Сүриядә эшли. 2000 елда “Дини журналистлар берлеге”н, 2003 елда “Россиянең мөселман журналистлары берлеге”н төзүчеләрнең берсе була. 2005 елда Орхан Җамал Россия журналистлары берлеге карамагындагы Журналист тикшеренүләре агентлыгының гамәлгә куючысы һәм башкарма директоры вазифасын башкара башлый.

Орхан Җамал бик күп “кайнар” нокталарда булып, террорчылык, ислам темасына еш мәкаләләр язганлыктан, лекциясендә дә әлеге теманы күтәрде. “Ислам эчендәге агымнар белән исламизм арасында зур чик билгеләргә кирәк. Исламизм – ул сәясилек. Һәр ислам сектасы нигезендә сәяси концепция ята. Исламны база итеп алган, әмма сәяси нигезе булмаган бер генә агым да, бер генә юнәлеш тә юк, хәтта инде югалганнары арасында да”,- ди Орхан Җамал.

Лекторның чыгышының күп өлеше Россиядә тыелган ИГИЛ, аның килеп чыгышы, яшьләрнең әлеге оешмага агылуы, аларны анда нәрсә җәлеп итүе хакында булды. Аның сүзләренчә, әлеге оешмада торучыларның иң элек төп идеясы – ул Гыйракны Америка гаскәрләреннән азат итү һәм ислам дәүләте төзү булган. “2013 елга кадәр сезнең берегез булса да бу оешма хакында ишеткәнегез булдымы? 2013 ел азагында кинәт бомба шартлады, тулы революция булды. 2011 елда Сириядә гражданнар сугышы башланганнан соң, күрше Гыйрактагы ислам дәүләте үз көчләре белән бу эшкә тыгылмыйча, Сириядәге мәсьәләне чишү өчен аерым бер структура булдырды. Аның исеме “Җәфкат-ан-Нусра” буларак мәгълүм. Әлеге оешманың эшчәнлеген активлаштыру өчен бары 300 мең доллар акча бирелә. Шулай да ул Сүрия территориясендә иң нәтиҗәле, иң популяр террорчылык оешмасы буларак санала. Бер мизгелдә “Җәфкат-ан-Нусра” аны барлыкка китергән Гыйрак ислам дәүләтеннән көчлеләнә. 2013 елда аларга таркалырга, киредән аны булдырган дәүләткә кайтырга диелә, әмма “Җәфкат ан-нусра”лылар каршы була”- диде Орхан Җамал Россиядә тыелган террорчылык оешмаларының барлыкка килүенә аңлатма биреп.

Яшьләрне экстремистлыктан ничек саклап калырга?

Орхан Җамал фикеренчә, Россиядә тыелган ислам дәүләтенә китүчеләрне психик яктан авыру дип карау дөрес түгел. Алар үзләренең ниндидер фантазияләрен тормышка ашыру өчен анда бара дип уйлау ялгыш, ди ул. “Ислам дәүләтенең төп массасы читтән килгән кешеләр түгел, алар җирле гарәпләр. Әлеге гарәпләр ислам дәүләтен кызгана һәм алар җанварлар, алар гуманитар коридорлардан берәүне дә чыгармый, кешеләр анда җафа чигә дию дә бик үк дөрес түгел” - дигән фикердә Орхан Җамал. Аларны идея үзенә тарта, ислам дәүләтен төзү идеясе җәлеп итә, ди ул.

Яшьләрнең ИГИЛга китүен, бу мәсьәләне ничек чишәргә мөмкин булуы хакында да фикерләре белән бүлеште лектор. “Яшьләр идея артыннан китә. Сез бу идеяга каршы нәрсә куя аласыз? Идеягә каршы масштабы ягыннан шул дәрәҗәдә булган идеяны гына куеп була”,- дигән фикердә Орхан Җамал.

Ул үзенең 15 еллап журналистикада булуын, шул дәвер эчендә террорчылык темасына күп язмалар иҗат итүен һәм ул өлкәдә шактый танышлары булуын да ассызыклады. “Кешенең нинди генә сәяси карашлары булмасын, ул барыбер кеше. Минем бик күп структураларда танышларым бар һәм ИГИЛга килүчеләрнең психик яктан авырумы-юкмы икәнен мин кемнәндер ишетеп белмим. Алар психик чирлеләр түгел”- дип нәтиҗә ясады ул.

Яшьләр ИГИЛга китмәс өчен каршы идея тәкъдим итәргә кирәк, дисә дә, аның нинди булырга мөмкинлеген О.Җамал әйтә алмады. “Дөресен әйткәндә, мин аның рецептын бирә алмыйм. Чөнки алар чынга ашыра торган идеяның масштабы зур, аны шулай ук Эрдоган (Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган хакында сүз бара - Л.Л.) тормышка ашыра. Әлеге идеяның зурлыгын коммунизм белән чагыштырып булыр иде”, - дип ассызыклады Орхан Җамал.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100