Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшьләр Фәрит Мөхәммәтшинга РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тәкъдимнәр тапшырды
Очрашуда яшь белгеч статусын закон белән ныгыту, яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча аерым закон кабул итү турында тәкъдимнәр яңгырады.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ» ). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Яшьләр парламенты әгъзалары һәм яшьләр оешмалары лидерлары белән очрашты. Яшьләр Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшин күп кенә тәкъдимнәрне хуплады. Ул «барысы да тикшереләчәк һәм, бәлки, федераль һәм республика законнарында чагылыш табар», дип искәртте.
Парламент башлыгы җирле үзидарә ролен арттыручы төзәтмәләргә аерым тукталды. Сүз муниципалитетларга үз вәкаләтләрен үтәү өчен салым базасын төгәл беркетү турында бара. «Россиядә җирлекләрнең өчтән ике өлеше дотацияле. Без Татарстанда муниципаль хакимият эшчәнлегенә аерым игътибар бирәбез, чөнки моңа авыл тормышы бәйле, ә киңрәк мәгънәдә — күпмилләтле халык традицияләрен саклап калу, чөнки гореф — гадәтләрнең иң яхшысы нәкъ менә авыл җирендә тапшырыла», - диде ул.
Очрашуда шулай ук яшь белгеч статусын закон белән ныгыту, яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында аерым закон кабул итү турында тәкъдимнәр яңгырады. Моннан тыш, катнашучылар Россия Конституциясенең 72нче маддәсендә яшьләр сәясәте турында пункт кертергә кирәк дип саный. Фәрит Мөхәммәтшин бу тәкъдимне хуплады, әмма төгәл формулировканы табу мөһим, дип билгеләп үтте.
Аның фикеренчә, Россия Президенты Владимир Путинның тәкъдимнәре буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы аларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген билгеләү өчен кирәк. Өстәвенә, Конституция ярдәмендә генә түгел, федераль һәм региональ законнар ярдәмендә дә.
«Без һәр кешегә барып җитәргә, шул исәптән Конституциягә үзгәрешләр кертүгә кагылышлы булмаган тәкъдимнәр дә җыярга телибез. Без, Россия Конституциясенә йөкләмичә, республика законнары белән нинди мәсьәләләрне җайга салырга мөмкин булуын тагын бер кат уйларга тиеш. Хәер, һичшиксез, илнең Төп законында чагылыш табарга тиешле нигезләмәләр бар», — дип искәртте парламент башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз