news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр эшләре министры соңгы кыңгырау көнендә мәктәпне тәмамлаучыларга уңышлар теләде

Дамир Фәттахов чыгарылыш сыйныф укучыларына тормышта сайлау алдында торудан курыкмаска, үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карарга һәм шул ук вакытта үзләре булып калырга кирәклеген әйтте.

Яшьләр эшләре министры соңгы кыңгырау көнендә мәктәпне тәмамлаучыларга уңышлар теләде
https://www.instagram.com

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов республика мәктәпләрен тәмамлаучыларны котлады. Бу уңайдан ул Instagram социаль челтәрендәге үз битендә видео урнаштырды.

«Без бүгенге бәйрәмне болай билгеләп үтәргә күнекмәгәнбез, чөнки соңгы кыңгырау барыбыз өчен дә – ата-аналар һәм укытучылар белән дулкынландыргыч мәктәп линейкасы һәм иртәнгә кадәр шау-шулы күңел ачу. Быелгы уку елын тәмамлаучылар үзенчәлекле. Тормыш сезнең планнарыгызны бәйрәмгә әверелдерсен, беркайчан да максатларыгыздан чигенмәгез», – дип язды министр.

Үзенең мөрәҗәгатендә Фәттахов 23 ел элек мәктәпне тәмамлаганлыгын әйтте. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы егет-кызларны тормышта үз юлларын табудан курыкмаска, үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карарга өндәде.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы бүген коронавирус аркасында өйдә калган мәктәп тәмамлаучыларга ярдәм йөзеннән «Соңгы кыңгырау 2020» бөтенроссия акциясен башлап җибәрде. Акциягә стартны министрлык башлыгы Сергей Кравцов бирде, ул чыгарылыш сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Чын күңелдән сезгә сайлаган юлыгыздан баруыгызны, үз-үзегезгә һәм үз хыялларыгызга ышануыгызны телим! Мәктәптә салынган бар нәрсәне дә истә тотарга кирәк. Укытучыларыгызны онытмагыз. Сез һәрвакыт киңәш сорап аларга мөрәҗәгать итә аласыз», - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100