Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшьләр эшләре министры әлмәтлеләр белән очрашты
Бу юлы сорауларны яшьләр түгел, ә министр үзе бирде.
(Әлмәт, 16 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы икегә аерылды. Яшьләр эшләре буенча министр итеп билгеләнгән Дамир Фәттахов Әлмәттә яшьләр белән очрашты, теләкләрен җиткерде, дип яза җирле басма.
Яңа министр Әлмәткә тулы көнен багышлады. Район башлыгы Айрат Хәйруллин озатуындагы сәяхәт республикада беренчеләрдән булып төзелгән "Әни эшли" коворкинг-үзәгеннән башланды. Башкала кунаклары шулай ук "Юность", "Березка" лагерьларында, "Импульс", "Спартак" яшүсмерләр клубларында булды, биредәге педагоглар, балалар белән һәм яшьләр белән аралашты. Яшьләр үзәгендә барган капиталь ремонт барышы белән кызыксынды министр.
Соңыннан ул “Кванториум" балалар технопаркын карады, шушында ук актив яшьләр белән очрашты. Бу юлы сорауларны яшьләр түгел, ә министр үзе бирде.
– Заман үзгәреп тора, сезнең дә таләпләр үзгәрә. Безнең яңа команданың бурычы – аларга оператив җавап кайтару, сезнең проблемаларны республика җитәкчелеге алдына актуальләштерү, – диде Дамир Фәттахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз