news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Россия студент отрядлары көне белән котлады

Еш кына иң әһәмиятле, алга киткән проектларда катнашу мөмкинлеге студентлар отрядлары яшьләренә бүген дә тәкъдим ителә, диелә котлауда.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Россия студент отрядлары көне белән котлады
minmol.tatarstan.ru

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). «Кадерле дуслар! Һәммәгезне дә Россия Студентлар отрядлары көне белән котлыйм!

Бөтен ил буенча меңләгән кеше гомеренең аерылгысыз өлешенә әверелгән бай тарихлы заманча студентлар отрядлары бүген дә актуаль. Студентлар отрядлары яшьләргә практик тәҗрибә алырга, шәхси мөмкинлекләрен киңәйтергә, сайлаган һөнәрдә үз потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Хәрәкәт оешкан вакыттан ук, төзелеш отрядлары ил өчен бик мөһим булган шәһәрләр, зур предприятиеләр һәм объектлар төзүдә катнашкан.

Еш кына иң әһәмиятле, алга киткән проектларда катнашу мөмкинлеге студентлар отрядлары яшьләренә бүген дә тәкъдим ителә. Казандагы Бөтендөнья җәйге Универсиада, Сочидагы кышкы Олимпия уеннары, «Көнчыгыш» космодромы, «ТАНЕКО» заводы һәм башкалар яшь көчләрне җәлеп итеп төзелде.

2019 елдан башлап студентлар хезмәт отрядлары Татарстанның «Җәй – балаларга» балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау буенча моңарчы күрелмәгән программаны тормышка ашыруда да катнашачаклар.

Студентлар отрядларының барлык вәкилләренә – хәрәкәт ветераннарына да, аның заманча сугышчыларына да зур һөнәри уңышлар һәм онытылмаслык иҗади яшьлек хис – кичерешләрен телим!» - диелгән Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховның Россия студент отрядлары көне белән котлавында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100