news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов: Мине бүген Тукайга охшаталар

Киңәшмәләрдә дә без галстуксыз милли костюмда утыра алабыз. Мин бик теләп киям, бик уңайлы, - диде ул.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов: Мине бүген Тукайга охшаталар
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Иске татар бистәсендә «Милли кием» фестиваленә милли якалы костюмнан килгән иде. Камзулының уңайлылыгы турында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Мине бүген Тукайга охшаталар, каршы килмим дә, чөнки ул иң бөек шагыйребез», — диде Дамир Фәттахов.

«Язын, ТАССРның 100 еллыгы чаралары кысаларында, шушы костюмны Татарстандагы бер җитештерүчегә тектергән идем. Хәзер инде һамар ешрак кияргә тырышабыз. Өстәвенә Президент милли якалы костюм киеп, шундый үрнәк күрсәтә. Безгә дә киңәш итә. Киңәшмәләрдә дә без галстуксыз милли костюмда утыра алабыз. Мин бик теләп киям, бик уңайлы. Безнең министрлык та Иске татар бистәсендә урнашкан, бу да үзенә күрә символ бит», — диде министр.

Ул бүген бик күп яшь һөнәрчеләр «Печән базары» фестивалендә милли эшләнмәләрен тәкъдим итүен билгеләп узды. «Кием, атрибутлармы — бу үзгәрешләр яшьләр мохитенә үз өлешен кертә, шул ук вакытта төп традицияләр, кыйммәтләр дә саклана. Миллилек аша яшьләргә традицияләргә, милли костюмнарга мәхәббәт сеңдереп була. Алар моны бәйрәмдә генә кулланмый, баш, аяк киеме, сумкалар, башка атрибутлар гадәти тормышка кереп китте», — диде.


news_right_1
news_right_2
news_bot