news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан студентлары белән юл бәясе турында фикер алышачак

15 гыйнварда Татарстан студентлары республикада югары уку йортларында укучылар өчен юлда йөрү бәясенә ташлама булдыру үтенече белән петиция язган.

Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан студентлары белән юл бәясе турында фикер алышачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы җәмәгать транспортында йөрү өчен студентларга ташлама бирү буенча Россия төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Бу мәсьәлә турында Татарстанның студентлар берлеге белән фикер алышу булачак. Бу турыда министрлык җитәкчесе Дамир Фәттахов Instagram социаль челтәрендә язган.

«Әлегә Казанда 50 тапкыр транспортка утыру 750 сум тора. Студентлар өчен аерым ташлама вәзгыяте алай кискен түгел иде. Хәзер юл бәясе артырга торганда, әлбәттә, студентлар моны сизәчәк. Бу очракта аларның мәнфәгатьләрен яклау безнең өстә», — дип язган министр.

15 гыйнварда Татарстан студентлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховка мөрәҗәгать ителгән петиция язган.

Петиция авторлары республикада студентлар өчен юл бәясенә ташлама булдыруны сорый. Петицияне мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә хуплаганнар. Бу мәсьәлә белән Татарстан Яшьләр эшләр министрлыгы һәм Студентлар лигасы шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100