news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр эшләре министрлыгы «Пушкин картасы»ның яшь чиген арттыру мәсьәләсен күтәрәчәк

«Бәлкем бу программага яшьләрнең билгеле бер категориясе эләгә алыр», — дип фаразлады Тимур Сөләйманов.

Яшьләр эшләре министрлыгы «Пушкин картасы»ның яшь чиген арттыру мәсьәләсен күтәрәчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы «Пушкин картасы» программасының яшь чиген арттыру мәсьәләсен күтәреп чыгачак.

  • «Пушкин картасы» — Россиядә 14-22 яшьтәгеләр өчен мәдәни чараларга бушлай керү мөмкинлеге тудыра торган проект.

«Ике көн элек яшь фән белгечләре хәрәкәте җитәкчесе белән күрешкән идем. Ул яшь галимнәр исеменнән миңа мөрәҗәгать итте. Бүген яшьләр белән очрашу узган иде, алар да миңа шул программага эләгергә теләге барлыгын әйтте. Сездән дә шул сорауны ишеттем. Тәкъдимне Россия яшьләр министрлыгына җиткерербез», — диде Тимур Сөләйманов «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Яшьләр эшләре министры фикеренчә, бу программадан барлык яшьләр дә файдалана алырга тиеш. «Аңлашыла, сорау финанс мөмкинлекләренә барып терәлә. Бәлкем бу программага яшьләрнең билгеле бер категориясе эләгә алыр. Мәсәлән, 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр һ.б» — диде Тимур Сөләйманов.

«Пушкин картасы» 14 -22 яшьлек кешеләргә бирелә. Бу — Россиядә 13 миллион чамасы кеше. Картага 3 мең сум акча салынган була.

Программада катнашу өчен «Госуслуги.Культура» мобиль кушымтасы аша теркәлергә кирәк булачак. «Пушкин картасы» программасына кертелгән мәдәни чаралар афишасы белән «Культура.РФ» порталында танышырга мөмкин.

Программа 1 сентябрьдән старт ала. Картаны 31 декабрьгә кадәр кулланып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100